Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Райондашларыбыз иҗаты

Казанга 1 сәгать оча идек

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга бик күп кече самолетлар һәм очучылар эшсез калды. Кече самолетларга махсус төшү юллары булмаса да ярый, алар теләсә нинди тигез җиргә утыра алалар. Сугыш чорында әзерләнгән очучылар да җитәрлек. Бу СССРга тиз арада җирле һава линияләрен сузарга мөмкинлек бирде. Ә алар бик тә кирәк иде.

Татарстанда һава линияләре Казан белән район үзәкләрен тоташтырдылар. Баштарак аларда сугышлардан исән калган иске модель самолетларны очырдылар. 1949 елдан җирле авиалинияләр өчен махсус эшләнгән АН2 самолетын чыгара башлыйлар. Берничә елдан алар белән барлык иске очкычларны алыштыралар. 1980 елларга АН2ләрне Чехословакиядә эшләнгән бик уңайлы җитез Л410 самолетлары алыштырдылар. Сәгать эчендә Казанда буласың, эшләреңне бетереп, көнендә кайтып җитәргә дә була. Мөслимнән Казан, Бөгелмә, Сарман, Минзәлә, Актанышка самолетлар оча башладылар.  Мөслимдә аэродром итеп Мүкле талдан өстәрәк җәелгән тигезлекне сайлаганнар. Хәзерге ат чабышы трибунасына якынрак җирдә аэропорт бинасы итеп кечерәк кенә бер йорт салып куйганнар. Аэропорт начальнигы итеп Нуриев Мехәмәтдин дигән кеше (Шома Хәмәй) билгеләнгән. Кешеләр дә ташый, Казаннан соры кәгазь капчыкларга тутырылган почтаны да китерә иде самолет. Язларын, су басып, болын җебегән чакларда ике атналап самолет очмый. Шулай да бер язда, су озак китмичә, самолет почта китереп, капчыкларны болынга ташлап китте. Аларның берсе ярылып, газеталар, хатлар суга таралды. Су бик сай иде инде, безнең тубыкка да җитми. Почтаны ат белән алырга килгән абыйга шуларны, җылы суларны чәпелдәтә-чәпелдәтә йөгереп, җыеп биргән идек. Бик күңелле булган иде үзебезгә.  60 нчы еллар чамасы булды микән, хәзерге җәмигъ мәчете яклап почмакта бик шәп бүрәнәләрдән зур итеп аэропорт бинасы салдылар. Тирәләрен коймалап, агачлар утыртып, ял урыннары булдырдылар. Аның начальнигы булып байтак еллар Дәүләтшин Хәбиб абый эшләгән иде. 90 нчы елларда җирле авиалинияләр үлде. Аэропорт бинасын, корылмаларын сүттеләр, тик паркын нигә кисәргә иде инде? Андагы каеннар, чыршылар, ул чатка ямь биреп, бик матур булып утыралар иде. Ә хәзер ул почмакта ниндидер шыксыз шәрәлек, бушлык.  Кече авиация халык хуҗалыгының “планово-убыт-очный” тармакларыннан булды, ягъни ил аннан файда алмады, киресенчә, кешеләргә уңай булсын өчен дотацияләр биреп асрап тотты. Аны киләчәктә тагын да үстерү максатында район үзәкләрендә яңа, заманча аэропортлар, очкычлар куну өчен юллар төзи башладылар. Сарманлылар аэропортларын төзеп бетереп өлгергәннәр иде кебек. Мөслимдә аны агач аэропорттан бер чакрымнар чамасы көньяккарак салдылар, тик эшләп бетерергә өлгермәделәр. Безнең аэропортның урнашкан җире дә, ике катлы бинасы да сарманнарныкыннан матур буласы иде. 90нчы еллар кече авиациянең дә канатларын кисте. Зур байлыкларны талау чоры башлангач, “Аэрофлот” хуҗаларының файда урынына зыян гына китерерлек кече гражданлык авиациясен асрыйсылары килмәде. Шул сәбәпле язларын-җәйләрен таңнан төнгә тикле басулар өстендә кайнаган авыл хуҗалыгы самолетлары да юкка чыктылар. Төзелешне ташладылар. Менә без Чубайсны, “бур, бур”, дип сүгәбез. Баксаң, олы һәм кече “чубайслар” белән ил тулган бит. Җае гына чыксын. Аэропортны талап бетерде халык. Очкычлар төшәсе юлларны түшәргә кайтартылган вакланган гранит ташларга тикле ташып бетерделәр. Күсе кебек, үзеңнеке булмаган, караучысыз калган һәр нәрсәне өеңә ташырга ярамый бит инде. Урнашкан урыны ямьле, кыяфәте матур шул бинаны, кайчан да булса җае чыгып, бөтен кеше өчен файдаланырга булыр иде. 

 Авыл кешесе кабаттан күккә күтәрелә алырмы? Булмастыр. 1970 еллардан соң илнең дөньяларны яңгыратырлык зур казанышларга ирешкәне булмады. Айга да менмәдек, Марста да алмагачлар чәчәк аттырмадык, су асты шәһәрләре дә төземәдек. Безнең заман хыялланган бер нәрсәне дә булдыра алмадык. Иң зур казанышыбыз – бернинди сәбәпләр дә булмаган көенчә бөек илебезне үзебез үк җимереп, талап, бөтен дөньяны хәйран иттек. Илебезнең казанышлар һәм югалтуларын актер Алексей Гуськов үзенең “Время гигантов” дигән шигырендә сурәтләгән. Ул язганнарга берни дә өстәрлек түгел. Без, нәрсә тотсак та, шул чорларга кадәр булган казанышларның яңартыла барган вариантларын гына кулланабыз. Сугыш һәм үтерү кораллары турындагы мультфильмнар гына халыкны канатландырмыйлар, кешеләр өчен файдалы булырлык зур казанышлар кирәк. Кече халык авиациясе шундыйлардан иде. Без аннан, илгә аның нинди бәяләргә төшкәнен уйламыйча, ярты гасыр буе файдаландык. 

Разия Гыйлаҗина.Мөслим.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев