Волейбол ярышлары Мөслимдә: Россия Президенты Кубогының зона этабы старт алды
Ярышлар “Яшьлек” универсал спортзалында уза һәм 3 көн дәвам итәчәк
Бүген Мөслимдә Сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Россия Федерациясе Президенты кубогына волейбол ярышларының зона туры башланып китте. Ярышлар “Яшьлек” универсал спортзалында уза һәм 3 көн дәвам итәчәк. Мөслимдә узучы зона ярышларында Мөслим, Аксубай, Актаныш, Алексеевкий, Түбән Кама, Яңа Чишмә һәм Сарман районнарыннан командалар катнаша. Ярышларның нигезләмәсе буенча команда составында бары тик 22 яшьтән узган эшче яшьләр һәм бер хатын-кыз уйнарга тиеш. Команда членнарының әлеге җирлектә 10 ел яшәүләре дә шарт булып тора.
Ярышларның ачылу тантансында район җиткәчелеге дә катнашты. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов барлык спортчыларга уңышлар һәм гадел уеннар теләде. Ярышларның төп судьясы - ТР волейбол буенча федерациясенең вице президенты Мансур Кәримов ярышларның тәртибе белән таныштырды һәм волейбол уеннары федерациясенең президенты Фәрит Мөхәмәтшинның сәламнәрен ташырды.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев