Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан

Мөслим лицеенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Хәрби җырлар һәм строй әзерлеге” буенча бәйге узды.

Әлеге бәйге “Маршировка сәгате” муниципаль проекты кысаларында үткәрелде. Бәйгедә лицейның 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук, узган ел әлеге бәйгедә җиңү яулаган 2А классы укучылары да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйге быел икенче тапкыр үткәрелде. Чара Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннары һәм Мөслим районы турындагы җырлар белән башланып китте. Укучыларның чыгышларын РФ Халык мәгарифе отличнигы, ТР физик культура һәм спорт отличнигы Альберт Иванов, Фәнил Җиһангиров һәм лицейның 10 сыйныф укучысы Айнур Латыйпов составындагы жюри бәяләде. Чыгышларга берничә төрдә бәя бирелде: строй тәртибе, тышкы кыяфәт, рапорт бирү, стройда атлау, җыр башкару осталыгы. Гомуми нәтиҗәләр буенча урыннар билгеләнде. Беренче урынга 6Б һәм 8А классы укучылары лаек булды. Икенче урын 5Б һәм 8Б классы укучыларына бирелде. Өченче урынны 7А һәм 5А классы укучылары бүлеште. Шулай ук, ике төркемгә бүленеп чыгыш ясаган 2А классы укучылары да кызыксындыру бүләгенә ия булдылар. Барлык җиңүчеләргә “Лайк”, “Дуслар-клаб” кафелары һәм Спорт мәктәбе әзерләгән сертификатлар тапшырылды.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев