Самокатта йөри беләсеңме?
Яшь инспекторлар отрядлары арасында “Кызыл, сары, яшел” исемле агитбригадалар конкурсы үтте
Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе, район мәгариф идарәсе, районның ДАИ хезмәте белән оештырылган бәйгедә 12 команда көч сынашты.
– Конкурсның максаты – мәктәп яшендәге балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү. Бәйге самокатта йөрү кагыйдәләренә багышланган иде. Быел конкурста Мөслим районыннан 12 яшь инспекторлар отряды катнашты. Чыгышларны бәяләгәндә, артистлык сәләте, теманы төгәл һәм аңлаешлы итеп ачу, музыкаль һәм сәнгати бизәлеш исәпкә алынды, – диде “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары буенча җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 21 март саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев