Республикакүләм  «ТехноИнфографика»  конкурсында катнашканнар
Бәйгеләр

Республикакүләм «ТехноИнфографика» конкурсында катнашканнар

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Графический дизайн» берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар Республикакүләм «ТехноИнфографика» конкурсында катнашып җиңү яулаганнар.

Республикакүләм үткәрелгән «ТехноИнфографика»  конкурсында 51 өстәмә белем бирү оешмасыннан   120 укучы катнашты. 

Бу конкурска мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Графический дизайн» берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Җир өсте техникасы" номинациясендә Мария Шамасова  һәм Искәндәр Вәлиев  III  урынны яуладылар, "Су техникасы" номинациясендә Нәзилә Нургалиева  III урынга лаек булды, "Техник һөнәрләр" номинациясендә  Ралина Солтанова шулай ук  III  урынга ия булды..

Укучыларны өстәмә белем бирү педагогы Ильяс Ибраһимов әзерләде, - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фото -  мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев