Нәсел тамырларын барлап
“Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестиваленең район этабы узды.
Фестивальне ТР Дәүләт архивы үткәрә. Аның максаты – буыннар арасында нәсел җепләрен ныгыту, гаиләләр тарихын өйрәнү, яшь буында туганлык, милләтпәрвәрлек хисләрен үстерү, балаларны эстетик һәм рухи яктан тәрбияләү-
дә юл күрсәтү, Татарстан халыкларының милли гореф-гадәтләрен яңарту. Быел фестиваль сигезенче тапкыр үткәрелә.
Фестивальнең район этабында өч үрнәк гаилә катнашты. Алар ТР Дәүләт архив идарәсе билгеләгән жюрины шәхси күргәзмәләре белән таныштырды, нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Күргәзмәдә һәр гаиләнең яраткан ризыгыннан да авыз итәргә мөмкин иде.
Олы Чакмак авылыннан Энҗе һәм Фәнис Гариповлар һөнәрләрен әби-бабайларыннан, әти-әниләреннән өйрәнеп калганнар.
– Мин тал чыбыгыннан каз оялары, чабаталар, читән коймалар үрергә яратам. Тормыш иптәшем Энҗе татар халкының милли ризыгы чәкчәк пешерергә оста. Ул пешергән чәкчәкләр Татарстанның байтак шәһәр-районнарына җибәрелде. Кызларыбыз аш-суга да оста, агачтан әйберләр дә ясый беләләр, – дип, гаилә башлыгы Фәнис Гарипов кунакларны чәкчәктән авыз итәргә чакырды.
Энҗе ханым Олы Чакмак авылының “Без бергә көчле” дип аталучы волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе дә булып тора.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 13 февраль саныннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев