Мөслимлеләр «Маршрут милосердия» бәйгесендә өченче урын алды
Бәйге җирле меценатларның һәм игелекле гамәлләрнең әһәмиятен күрсәтүгә юнәлдерелгән иде
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Маршрут милосердия» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бәйге җирле меценатларның һәм игелекле гамәлләрнең әһәмиятен күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.
«Тропа жизни» – өченче урында
Бәйгедә «Маяк» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлзирә Рәхимуллина үзенең төркеменә йөрүче балалар белән катнашты.
Катнашучылар бәйгегә Рүзәл Минһаҗев инициативасы белән Метрәй авылында булдырылган «Егет без!» чишмәсен ачуга багышланган материал әзерләде. «Тропа жизни» («Тормыш сукмагы») дип исемләнгән эш жюри тарафыннан югары бәяләнеп, өченче урынга лаек булды.
Балаларга – сертификатлар
«Конкурсның максаты – үзең яшәгән җирлектәге меценатларны барлау иде. Бәйгедә без Рүзәл Минһаҗевның “Егет без!” чишмәсен ачу турында материал әзерләдек. Конкурска “Тропа жизни” дигән эш тәкъдим итеп, беренче өчлеккә кердек», – дип сөйли Гөлзирә Рәхимуллина.
Бәйге нәтиҗәләре буенча балаларның һәрберсенә 1500 сумлык сертификат тапшырылган. Гөлзирә Рәхимуллина исә лаванда гөле белән бүләкләнгән.
Мөслимлеләрнең әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясавы – балалар белән бергәләп башкарылган иҗади эшнең һәм туган яктагы игелекле гамәлләрне күрсәтүнең матур нәтиҗәсе.
Фотолар – Г. Рәхимуллинаның шәхси архивыннан.
Нет комментариев