Мөслимлеләр - чемпионнар!
Кичә Казан шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләрнең 2025 елгы спартакиадасы тәмамланды
Бер елга якын вакытка сузылган киеренке ярышларда мөслимлеләр һәрчак лидерлар рәтендә барды. Мөслим командасы әлеге ярышларда лаеклы 1нче урынны яулады.
"Бу җиңү безне яңа эшләргә илһамландыра һәм, бердәмлекнең күп нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтә. Тырышлыгыбыз өчен иң яхшы бүләк заманча спорт җиһазлары сатып алуга юнәлтеләчәк 2 миллион сум булачак. Бу — районыбызның сәламәт киләчәгенә, балаларыбызга һәм спорт традицияләрен дәвам итүгә инвестиция! Командага зур рәхмәт! Без булдырабыз!", - дип яза үзенең шәхси интернет-сәхифәләрендә район башлыгы Альберт Хуҗин.
Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев