Мөслим районы прокуроры Булат Галимуллин Ильяс Нәгыймовка бүләк тапшырды
И. Нәгыймов «Бу Бөек Җиңү» республикакүләм иншалар бәйгесендә җиңү яулаган
Олы Чакмак мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ильяс Нәгыймов Татарстан Республикасы Прокуратурасы үткәргән «Бу Бөек Җиңү» республикакүләм иншалар бәйгесендә катнашып, «Татар телендә иң яхшы инша» номинациясендә җиңүче булды. Грамотаны һәм кыйммәтле бүләкне Мөслим районы прокуроры Булат Галимуллин тапшырды.
Ильясның җитәкчесе - Миңнур Нәгыймова.
Фото - Олы Чакмак мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев