Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйгеләр

“Күбәләк” грант отты

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантында катнашучылар конкурс нигезендә сайлап алына.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантлар бәйгесендә республикабызның 37 балалар бакчасы катнашты. Мөслимнең “Күбәләк” балалар бакчасы, беренче унлыкка кереп, 500 мең сумлык грантка лаек булды. 

Конкурсның сайлап алу туры ике этапта үткәрелә. Беренче этапта мәктәпкәчә белем бирү оешмалары үз проектларын тәкъдим итә. Икенче этапта эксперт комиссиясе грантка дәгъва итүчеләрнең эшчәнлегенә балалар бакчаларына барып бәя бирә.

– Балалар бакчаларында ике телдә тәрбияләүне популярлаштыру, балаларны Татарстан Республикасының дәүләт телләренә өйрәтү 

буенча иң яхшы педагогик коллективларны ачыклау максатыннан, 2013 елдан башлап, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына конкурс нигезендә сайлап алу үткәрә. Мәртәбәле бәйгедә районыбызның балалар бакчалары да актив катнаша һәм җиңүләр яулый. 2025 елның көзендә әлеге бәйгедә “Карлыгач” балалар бакчасы да 500 мең сумлык грант откан иде. Быел “Күбәләк” балалар бакчасы грантка ия булды. Балалар бакчаларын җиңүләре белән тәбриклибез! Уңышларыгыз дәвамлы булсын! – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

Фото – Е. Ускованың шәхси архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 24 апрель саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев