Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйгеләр

Кичә “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы узды

Фестивальдә катнашучы гаиләләрнең чыгышын ТР Дәүләт архив идарәсеннән килгән мәртәбәле жюри бәяләде

Мөслимдә ТР Дәүләт Архив идарәсе белән берлектә үткәрелгән “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” шаҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы узды. Кичә З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортына әлеге фестивальдә катнашучы гаиләләр һәм аларның якыннары җыелды.

Фестивальдә районда гомер итүче өч үрнәк-матур гаилә катнашты. Олы Чакмак авылыннан Гариповлар, Мари Бүләр авылыннан Шамукаевлар һәм Тойгелде авылыннан килгән Гыйльфановларның гаиләләре үзләренең тарих чылбырларын барладылар, буыннан-буынга күчеп килүче гаилә ядкарьләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Фестивальдә катнашучы гаиләләрнең чыгышын ТР Дәүләт Архив идарәсеннән килгән мәртәбәле жюри бәяләде.

Иң элек гаиләләр жюри составын һәм тамашачыларны район мәдәният йорты фойесында урнашкан шәхси күргәзмәләре белән таныштырдылар, гаилә шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Һәр гаиләнең үзенә генә хас булган ризыкларыннан да авыз итәргә мөмкин иде күргәзмәдә.

Фестивальнең икенче өлешендә гаиләләр сәхнәдә үзләренең тарихи тамырлары хакында сөйләделәр, җырлы-биюле тамашаларын тәкъдим иттеләр.

Гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Олы Чакмактан Гариповлар гаиләсе 3 урынга лаек булды. Аларга фестивальнең дипломы һәм 30000 сумлык сертификат тапшырылды. Икенче дәрәҗә диплом һәм 40000 сумлык сертификатка Шамукаевлар гаиләсе лаек булды. Беренче призлы урын Гыйльфановлар гаиләсенә тапшырылды. Алар 1 дәрәҗә диплом һәм 50000 сумлык сертификатка ия булдылар. Гыйльфановлар гаиләсе шулай ук фестивальнең зона турында катнашу хокукын да алдылар.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев