Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйгеләр

Җиңүче һәм финалистлар арасында безнең райондашларыбыз да бар

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР Рәисе гранты ярдәмендә агымдагы елның март аенда Интернет челтәрендә «Авылым гүзәллеге» проекты тормышка ашырылды.

Әлеге проект татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан оештырыла. Быелгы фестивальдә барлыгы 216 кеше катнашкан. Катнашучылар әзерләгән материалларны Ләбиб Лерон, Рамазан Кәбиров, Нәзирә Гыйззәтуллина, Эльвира Садреева, "Ирек мәйданы", "Сөембикә" һәм "Идел" журналы белгечләре бәяләгән. 

Җиңүче һәм финалистлар арасында безнең райондашларыбыз да бар: 

– Баек авылы - Шакирянова Лиза Мофаздал кызы - җиңүче;
– Әмәкәй авылы - Газтдинова (Кондратьева) Виктория Александр кызы - финалист;
– Мөслим авылы - Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы - финалист;
– Мөслим авылы - Әхмәтҗанов Айдар Мөҗәһит улы - финалист;
– Мөслим авылы - Шайхуллина Руфия Нәфис кызы - финалист.

Кичә "Мизгел" яшьләр үзәгендә проектны оештыручылар аларны бүләкләргә килде. Чарада проектта катнашучыларның конкурска җибәргән эшләре күрсәтелде, Азат Әхмәтҗанов видеоны төшерү тарихы турында бәян итте, бу эшне башкаруда бик күп кешеләрнең хезмәте керүен билгеләп үтте. Җиңүче булган Л. Шакирянова Баек авылы, анын күркәм кешеләре турында сөйләде. Чарада шулай ук халык язучысы Фоат Садриев, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов чыгыш ясады. 

Җиңүчеләрне бүләкләргә проект авторы, Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин, "Сөембикә" журналы журналисты Динара Әхмәт килде. 

Проектта катнашкан һәм үзенең туган авылын танытуга зур өлеш керткән һәркемне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

Миләүшә Гәрәева, Рәмилә Сәләмова, Роза Маракина, Лиза Шакирянова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев