Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бәйгеләр

«Иң яхшы автобус йөртүче» конкурсы Мөслим районында: җиңүчеләр һәм катнашучылар

Бәйгедә 9 автобус йөртүче катнашты

27 май көнне «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Сарман һәм Мөслим районнарындагы профилактика бүлеге Мөслим районы Дәүләт автоинспекциясе, «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» ҖЧҖ һәм ДОСААФның Мөслим бүлекчәсе белән берлектә Мөслим районы мәктәп автобусларын йөртүчеләр арасында «Иң яхшы автобус йөртүче» исемле конкурс үткәрде. Бәйгедә 9 автобус йөртүче катнашты. Конкурс ДОСААФның Мөслим бүлекчәсе автоклассы һәм автомәйданчыгында узды. «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» этабында иң яхшы нәтиҗәне Ришат Мусин күрсәтте. Автобус йөртүдә Марат Фәхертдинов һәм Рәүфәт Хәйбрахманов иң яхшылары булып чыкты. Барлык катнашучылар да «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ грамоталарына һәм призларына лаек булдылар.

Алсу Ситдикова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев