Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“И туган тел!..” бәйгесенә тавыш бирү вакыты төгәлләнә

Мөслим-информ Халыкара туган тел көненә багышлап “И туган тел!..” бәйгесен игълан иткән иде. Редакциябезгә укучыларыбыздан видеоязмалар килде. Бүген бәйге шарты буенча 12.00 сәгатьтә тавыш бирү төгәлләнә. Видеоязмаларны тагын бер кат барлап, күңелегезгә ошаган катнашучыга тавыш бирегез. Җиңүчене сез билгелисез, хөрмәтле укучыларыбыз!

И туган тел!..

Мөслим-информ Халыкара туган тел көненә багышлап “И туган тел!..” бәйгесен игълан итә.

Бәйге шартлары буенча туган телдә үзегез яраткан шигырьне яки проза әсәреннән өзекне яттан сөйләп, аның видеоязмасын редакциягә җибәрергә кирәк. Әсәрнең темасы ирекле. Материалны җибәргәндә исем-фамилиягезне, яшегезне, яшәү урыныгызны, телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз!

Видеоязмаларны muslimau@rambler.ru   электрон адресына "Конкурска" дигән язу белән җибәрүегез сорала.

Бәйге 2024нче елның 1-19 февраль көннәрендә үткәрелә. 19 февраль 12.00 сәгатьтән 21 февраль 12.00 сәгатькә кадәр  тавыш бирү оештырыла. 21 февраль көнне бәйгенең җиңүчесе билгеле булачак. Җиңүчегә бүләк – китап.

Түбәндәге сылтамага кереп тавыш бирергә мөмкин сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев