Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“И туган тел!..” бәйгесе җиңүчесе билгеле!

Мөслим-информ Халыкара туган тел көненә багышлап “И туган тел!..” бәйгесен игълан иткән иде. Редакциябезгә укучыларыбыздан видеоязмалар килде. Бүген бәйгедә катнашканнарга тавыш бирү төгәлләнде һәм җиңүче билгеле булды.

Түбән Табын интернат - мәктәбендә укучы  8 яшьлек Әминә Шәйхетдинованың  Муса Җәлилнең  "Карак песи"  әсәрен укып җибәргән видеоязмасы иң күп тавыш җыйды һәм бәйгенең җиңүчесе булды.  Әминәнең җитәкчесе - Илсөя Шәрипова

Моннан тыш жюри Мөслим гимназиясенең 1 сыйныфында белем алучы Рената Габдрахманованы да җиңүче дип билгеләде. Ренатаның укытучысы - Юлия Нәгыймова

Җиңүчеләрнең бүләкләрне редакциядән иртәгә килеп алулары сорала. Бәйгедә катнашкан һәркемгә электрон вариантта катнашучы дипломы җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев