Гаиләгә – төп юл
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, балаларда кагыйдәләрне үтәүгә омтылыш булдыру балалар бакчасыннан ук башлана. Шул максаттан балалар бакчаларында балалар һәм әти-әниләр катнашында төрле чаралар: бәйгеләр, акцияләр үткәрелә. “Күбәләк” балалар бакчасында узган бәйге – шуларның берсе
“Күбәләк” балалар бакчасында “Гаиләгә – төп юл” исемле конкурс үтте. Бәйгене Сарман һәм Мөслим районнары буенча “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова ачты.
– “Гаиләгә – төп юл” республика бәйгесе 2004 елдан бирле үткәрелә. Аның тарихы һәм әһәмияте елдан-ел арта бара. Быел бәйге юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында үткәрелә. Конкурста балалар һәм аларның әти-әниләре дә бик теләп катнаша. Бәйгегә төрле балалар бакчаларыннан 7 гаилә командасы килде. Конкурста катнашучылар алты төр бирем нигезендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен исбатларга тиеш, – диде ул.
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъданов юл йөрү кагыйдәләрен балачактан ук өйрәтүнең мөһимлеген искәртте.
– Бүген тормышыбызны техникасыз, машинасыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Бәләкәй генә Мөслим районында бүгенге көндә 14 меңнән артык автотранспорт теркәлгән. Балалар арасында да самокатта, электр самокатында, мотоциклда һәм башка төр транспортта йөрүчеләр күп. Транспортта йөргәндә, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, куркыныч булмаган хәрәкәтне сайлау мөһим бурыч булып кала. Шуңа юл йөрү кагыйдәләрен балачактан ук өйрәтү, таләпләрне үтәргә теләк булдыру мөһим. Юлда йөрүчеләргә һәрвакыт яшел утлар гына янсын, юл-транспорт фаҗигаләре булмасын! Һәркемгә хәерле, имин юллар телим, – диде Феликс Мәгъданов.
Конкурста район үзәгендәге балалар бакчаларыннан – 5 һәм Иске Карамалы авылының “Кояшкай” балалар бакчасыннан 2 гаилә катнашты. Гаилә составында әти, әни һәм бала юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәтте, үзләренең гаиләләрен тәкъдим итте.
– Гаиләбез белән төрле конкурсларда еш катнашабыз. Юл йөрү кагыйдәләре буенча үткәрелүче бәйгегә беренче тапкыр килдек. Безнең өчен бу яңалык булды. Дулкынландык, каушадык, әмма юл йөрү кагыйдәләрен белүебезне, аларны дөрес куллануыбызны исбатлый алдык, – ди “Ләйсән” балалар бакчасын тәкъдим итүче Гүзәл, Рунар һәм Ризат Рәхимуллиннар гаиләсе. – Бәйге безгә бик ошады! Әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт!
Бәйге нәтиҗәләре буенча “Миләшкәй” балалар бакчасыннан Шәгалиевләр гаиләсе абсолют җиңүче булды. Аларга бәйгенең иң зур бүләге – самокат тапшырылды.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Нет комментариев