Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Фоат Садриев укулары үтте (+фоторепортаж)

Үзенең әсәрләре буенча чыгыш ясаучы укучыларның эшләренә Фоат ага үзе бәя бирде.

Мөслим гимназиясендә сигезенче тапкыр Республикакүләм Фоат Садриев укулары үтте. Ике елга бер тапкыр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы планы буенча үткәрелүче әлеге фәнни-гамәли конференциягә быел Тукай, Сарман, Актаныш һ.б. районнарда яшәүче һәм белем алучы укучылар, укытучылар, китапханәчеләр һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре быел 47 эш җибәргәннәр. 

Чараны район башлыгы Альберт Хуҗин ачып җибәрде. Үзенең әсәрләре буенча чыгыш ясаучы укучыларның эшләренә Фоат ага үзе бәя бирде. Төбәк шагыйрьләреннән Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Сариева, Әлмәт язучылар оешмасыннан килгән Минзифа Әхмәтшина, ветеран укытучылар, мәгариф идарәсе методистлары һәм тәҗрибәле укытучылар составындагы жюри 4 секциягә бүленеп эшләде. Һәр секциядән 1 җиңүче, 3 лауреат билгеләнде. Барлык җиңүчеләргә һәм лауреатларга - диплом, катнашучыларга - сертификат һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 

📸 Г.Җәлилова фоторепортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев