Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Экология олимпиадасында җиңүчеләр лагерьда ял итте

Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Юность» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял иттеләр.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, "Татнефть" АҖ, "Чиста булачак" төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә "Чиста мирас" яшь экологларның 1 республика олимпиадасы оештырылды. Олимпиаданың читтән торып үткәрелгән этабы нәтиҗәләре буенча Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Лилияна Мөбарәкова  һәм Азалия Хәбирова  финалга чыктылар. Җиңүчеләргә 30 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Әлмәт районының "Юность" балалар сәламәтләндерү лагеренда  ял итәргә мөмкинлек тудырылды. Атна дәвамында балаларга бик күп кызыклы һәм файдалы чаралар оештырылган:
-Белгечләр белән экология буенча теоретик һәм практик дәресләр,
- Конкурслар, ярышлар, 
- Интеллектуаль һәм спорт уеннары,
- Иҗади чаралар,

 -Экскурсияләр,
- Экология өлкәсендә профессионаллар белән кызыклы очрашулар.
Кызлар каникулларын бик күңелле һәм иң мөһиме - файдалы үткәрделәр. Алар этаптагы биремнәрне лаеклы үтәделәр һәм киләсе елда да катнашачакларын белдерделәр.

Фото - Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев