Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Дуслык белән көчле без

Владимир шәһәрендә “Содружество” X бөтен-россия балалар һәм яшьләр өчен милли мәдәниятләр фестивале үтте

Ике елга бер уздырылучы чарада Россиядән һәм БДБ илләреннән 500дән артык яшь фотограф, җырчы, биючеләр, төрле жанрда иҗат итүче балалар һәм яшьләр катнаша. Әлеге проект командада эшләү күнекмәләрен үстерүе, мәгърифәт һәм тәрбия максатларын күздә тотып уздырылуы белән үзенчәлекле.

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Focus” (“Фокус”) балалар иҗат берләшмәсендә шөгыльләнүче Алиса Асманова һәм Фәридә Ибраһимова әлеге фестивальдә үз талантларын күрсәтте. Алар Владимир-Суздаль җиренең борынгы тарихи урыннарында экскурсияләрдә булдылар, мастер-классларда, дуслык кичәләрендә катнаштылар.

Фестивальгә җыелган балалар иҗат конкурсларында осталыкларын күрсәттеләр. Мөслим кызлары “Вокал – халык җыры” номинациясендә катнашып, татар, рус һәм инглиз телләрендә ике җыр – “Казан кичләре” һәм үзләре иҗат иткән “Легендарный город” җырын тәкъдим итте. Бәйге йомгаклары буенча алар конкурсның лауреатлары булды. Төркемне бәйгегә әзерләгән укытучы Фаил Ногманов “Чит ил теле – замана дөньясына тәрәзә” темасына фәнни-методик осталык дәресе үткәрде.

Фото – Ф.Ногмановның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев