Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Без бергә!” халык иҗаты республика балалар сәнгать фестивале җиңүчеләре

Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе укучылары “Без бергә!” халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең «Хореография» номинациясендә җиңү яуладылар.

Сәнгать белән кызыксынучы балаларга сәләтләрен үстерү өчен дә, үзләрен сынап карау, күрсәтү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Нинди генә бәйгеләр юк?! Шундый конкурсларның берсе – “Без бергә!” халык иҗаты республика балалар сәнгать фестивале. Муниципаль, зона, республика турларында иң көчлеләр белән сынашу.  Ниһаять республика туры җиңүчеләренең гала-концертында катнашу.  Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары Сөмбел Ибраһимова, Ринат Максутов "Хореография" номинациясендә 1 урынны  яулап, гала-концертта катнашу хокукына ия булдылар. Җиңүчеләрнең җитәкчеләре Энҗе Ибраһимова.

Фото -  Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев