Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйгеләр

Балык тоту – аерым бер дөнья!

28 февраль көнне районыбызда тугызынчы тапкыр “Алтын балык” фестивале узды.

28 февраль көнне районыбызда тугызынчы тапкыр “Алтын балык” фестивале узды. Мөслим күпере янына 200дән артык балыкчы җыелды. Район башлыгы фестивальдә катнашучы балыкчыларга уңышлар теләде.

Турнирда беренче урынга һәм “Иң күп балык тоту” номинациясендә җиңүгә Рифкать Салихов лаек булды. Ул 72 балык тотты. Икенче урында – 29 балык “эләктергән” Әлфис Садретдинов, өченче урында – Мөслим Гыйниятуллин (20 балык). Мөслим шулай ук “Иң озын балык тотучы” номинациясендә дә җиңү яулады.

Аерым номинацияләрдә бүләкләнүчеләр дә иганәчеләр әзерләгән истәлекле бүләкләрне алды. 3 яшьлек Аяз Садретдинов “Иң яшь балыкчы” исеменә лаек булды. “Иң өлкән балык тотучы” – Рәйхан Ибраһимов. Райондашыбызга 76 яшь тулган. “Мисс балыкчы” исеме Лилия Галиевага бирелде. 22 сантиметрлы балык тотуга ирешкән Фаил Гизтдинов “Иң тиз бораулаучы” дигән мактаулы исемне алды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 6 март саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев