Азнакай шәһәрендә «РобоБитва» исемле Республикакүләм ярыш үткәрелде
Бирегә 6 шәһәр һәм 2 авылдан - Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Азнакай, Менделеевск, Лениногорск, Чирмешән һәм Мөслимнән 55 катнашучы җыелды
Мөслим данын "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"нең һәм Мөслим лицее "Робототехника" берләшмәләренә йөрүче укучылар якладылар.
"Сумо VEX" номинациясендә Лошкарев Илья һәм Гараев Ильзир – 1 урын,
"Сумо NXT" номинациясендә Басыров Рафаэль һәм Гилметдинов Амирхан – 2 урын,
"Сумо EV3" номинациясендә Харисов Ильназ һәм Набиев Булат – 3 урын,
"Йөк тарту VEX" номинациясендә Арефьев Ярослав – 1 урын,
"Йөк тарту EV3" номинациясендә Латыпов Ринат – 2 урын,
"Йөк тарту NXT" номинациясендә Кондратьев Анвар – 3 урын урынга лаек булдылар.
Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр бирелде.
Укучыларны ярышларга педагоглар Аяз Бәдртдинов һәм Лилия Бәдртдинова әзерләде.
Фото – Мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев