Автомәктәп укучылары ярышта катнаштылар
ДОСААФ автомәктәбендә укучы яшүсмерләр ярышта катнаштылар
ДОСААФ автомәктәбе укучылары яшүсмерләр арасында узучы традицион ярышларда катнашты. Бәйгедә төркемнең 11 курсанты үзләренең көчләрен ике төр ярышта сынады – “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” һәм “Автотранспорт йөртү”. Жюри карары буенча 1 урынны Илназ Латыйпов алды. 2 урында – Ранис Хәйертдинов. 3 һәм 4 урыннарны Камил Хәбибуллин белән Илназ Садриев бүлеште. Конкурс финалистлары “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең һәм Мөслим районы ЮХИДИ бүлекчәсе призлары, грамоталары, медальләре белән бүләкләнде.
Ландыш Ганиева фотолары.
Нет комментариев