Әти-әниләр һәм балалар интеллектуаль ярышта
Бәйгеләр

Әти-әниләр һәм балалар интеллектуаль ярышта

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим урта мәктәбенең 7 а сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре өчен күңелле уен оештырды.

Гаилә елы кысасында үзәк китапханә хезмәткәрләре  Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 а сыйныфы һәм әти-әниләре өчен "Акыл көрәше" (Битва умов) исеме астында интеллектуаль уен оештырылды. Бәйгедә командалар 3 турда көч сынаштылар. "Эрудит" командасы беренчелекне яулады. Барлык бәйгедә катнашучылар грамота һәм күчтәнәчләр белән бүләкләнде, – дип язалар үзәк китапханәдән.

Фото – район үзәк китапханәсеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев