Бәйгеләр

Алар һәр яктан үрнәк

“Җәмәгать тәрбиячесе” республика бәйгесенең зона туры үтте

Балаларга җәмәгать тәрбиячесе итеп билгеләнгән райондашларыбыз 4 ел рәттән “Җәмәгать тәрбиячесе” республика бәйгесендә җиңү яулады. Әлеге матур үрнәкне, дәвамлы эшне бәяләп, “Җәмәгать тәрбиячесе” бәйгесен оештыручылар зона турын быел Мөслимдә үткәрергә булдылар. Анда Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарыннан җәмәгать тәрбиячеләре катнашты. 

Балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау комиссиясе каравына очраклы рәвештә эләгүчеләр дә, хата ясап, ялгыш адымын әледән-әле кабатлау аркасында комиссия каршына басучылар да бар. Соңгылары балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең дә даими кунагына әйләнә. Кайбер очракларда әти-әнигә ярдәм йөзеннән балага җәмәгать тәрбиячесе дә билгеләнә. Ул бала белән индивидуаль эшли. 

– Җәмәгать тәрбиячесе буларак 2 бала белән эшләдем. Бу, беренче чиратта, минем үзем өчен яңа тәҗрибә булды, чөнки балаларга индивидуаль якын килеп, аларның үзенчәлекләреннән чыгып эшләргә кирәк, – ди Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина. – Балаларның берсе мәктәпне тәмамлады, әмма без һаман да аралашабыз. Ул хәзер дә миңа киңәш сорап мөрәҗәгать итә ала. Бу – эшебезнең иң зур нәтиҗәсе, дип саныйм: ул мине үзенең остазы итеп кабул итә алды. Миңа билгеләнгән икенче бала да ялгышын төзәтте: яхшы укуы, тәрбияле, тәртипле булуы белән аерылып тора.

Балаларга күпвакыт игътибар, җылы сүз җитми. Бала күңелен аңлап, ярдәм итәрдәй, терәк булырдай кешеләр янәшә булу тормышта югалып калмаска, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, яшәргә көч бирә. Җәмәгать тәрбиячеләре күпвакыт менә шундый вазыйфаларны башкара. 

Римма Афзалова фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 16 октябрь саныннан укыгыз.


Нет комментариев