Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Юллар торышы борчый

Үрәзмәт авыл җирлегендә яшәүчеләр дә җыенга актив булып килгән иде. Җирлек башлыгы Әлфир Закирҗанов башкарылган эшләр белән таныштырды, быелга бурычлар хакында сөйләде. Үрәзмәт авыл җирлеге территориясендә Үрәзмәт – Чишмә юлы иң авыр участок санала. Әлеге авылда 9 кеше яши. Юлны “Главтатдор-транс” казна учреждениесенә тапшыру буенча эш дәвам итә. А. Әхмәтҗанов бу мәсьәләнең район җитәкчелегенең аерым игътибарында булуын билгеләп үтте.

Дәүләт ярдәме белән үзара салым 684 мең сум тәшкил иткән. Әлеге акча да юлларны карау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә ясалган обелискны капиталь ремонтлау, су башнясы территориясендә санитар чисталык зонасын булдыру, урам утларын карау, яктырткычлар алу, авылларны төзекләндерү өчен кулланылган. 

Җыенда катнашучылар Сикия клубының һәм Үрәзмәт башлангыч мәктәбенең эшчәнлеге турында чыгышларны игътибар белән тыңлады. Җирлектәге оператив хәл белән полиция инспекторы Илдар Маликов таныштырды. 

– Олы өйгә ни кирәк, кечесенә шул кирәк дип, юкка гына әйтми өлкәннәр. Үрәзмәт авыл җирлеге әллә ни зур булмаса да, биредә 274 кеше гомер итә. Юлы да, суы да кирәк, урамнарны яктырту да – көн таләбе. Шөкер, бүген бу мәсьәләләр барлык җирлекләрдә дә уңай хәл ителә. Узган ел Октябрь – Үрәзмәт юлын төзекләндерү эше дә башланып китте. Бу юл яңа мөмкинлекләр, уңайлыклар тудырачак. Ике генә укучы булса да, башлангыч мәктәп тә эшли. Клублар, мәдәният йорты халыкка хезмәт итә. Авыл халкына хезмәт күрсәтүче һәр учреждение хезмәткәренә, авыл җирлеге хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар ныклы тыл булып тора. Чараларны әзерләү, үткәрү, халыкны туплау – аларның эш нәтиҗәсе. Үрәзмәт авыл җирлеге дә район күләмендә үткәрелгән һәр чарада актив катнашып, бурычларны вакытында үтәү өчен тырыша, – диде Азат Әхмәтҗанов. 

Фото –  район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 6 февраль саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев