Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шатлыкта да, кайгыда да бергә

Миңа районыбыз картасын чигәргә туры килде. Чигеп оныттым дигәндә, оештыру комитетыннан минем хакта мәгълүмат сорап мөрәҗәгать иттеләр: Татарстан картасын чигүчеләр турында стенд ясыйлар икән. Эш барышында нинди хисләр күчерүемне бәйнә-бәйнә язарга куштылар.

Район картасының рәсеме миңа бик катлаулы тоелды. Җитмәсә, материалы (тукыма) бик калын һәм тыгыз. “Булдыра алырмынмы?” – дигән уйлар да килде. Мөслим районы турында бердәнбер тулы чыганак – Әхмәдулла Әхмәтгалиевнең “Мөслим төбәге” китабын кат-кат актардым. Ул миңа төп юнәлеш бирүче булды.

Рәссам биргән схеманы карагач, мин аны түбәндәгечә күз алдына китердем. Яшел тугайлар, иген басулары уртасында, Ык елгасы буенда курайчы егет басып тора. Курайчы егет, яу килсә дә, кураен сызгандыр. Тыныч хезмәткә чакырып та курай моңнарын яңгыраткандыр. Әлеге эмблеманың ике ягыннан да сөлгеләр чыккан. Аларда районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының милли бизәкләре сурәтләнгән. Сөлгеләр аша районыбызда яшәүче халыкларның дуслыгы чагылдырылган. Ә эш кораллары җирлегебездә халыкның гомер-гомергә игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүен күрсәтә.

Роза Низамова, Татарстанның атказанган укытучысы.

Фото – Роза Низамованың шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 3 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев