Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Республика профсоюз оешмасы педагогларны җыйды

Казан шәһәрендә узган «Ике кешегә бер һөнәр» дип аталган чарада Лилия һәм Илшат Хәбибуллиннар катнашты катнашты.

Казан шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәгендә педагог гаиләләре өчен «Ике кешегә бер һөнәр» дип аталган масштаблы профсоюз проекты зур бәйрәм бенефисы белән тәмамланды.

Тантанага Татарстанның мәгариф өлкәсендә эшләүче 125 гаилә пары чакырылды. Аларга һөнәрләренә тугрылыклы булулары өчен педагогларның профсоюз лидерлары, республика Дәүләт Советы, тармак министрлыгы вәкилләре рәхмәт белдерделәр.

Әлеге бенефис гаиләләргә танышырга, иртәнге кофе артында аралашырга, фотога төшәргә, бергә яраткан җырларын җырларга мөмкинлек бирде.

 Җәмгыятькә укытучы гаиләләрен тәкъдим итү идеясе республика профсоюз оешмасына карый.

Чарада Түбән Табын интернат- мәктәбе директоры Илшат  Хәбибуллин һәм аның тормыш иптәше -  Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Лилия  Хәбибуллина катнашты, - дип хәбәр итәләр Түбән Табын интернат- мәктәбеннән.

Фото -  Түбән Табын интернат- мәктәбеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев