Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Өлкәннәрнең сәламәтлекләрен кайгыртып

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрне табиб-терапевт килеп караган.

Өлкәннәрнең сәламәтлеген яхшырту һәм инвалидларның хәлен ныгытуга юнәлтелгән чаралар өлкән буын кешеләренең социаль һәм физиологик активлыгын сакларга, аларның тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында табиб-терапевт Рамил Морзаханов даими рәвештә өлкәннәрне карап, дәвалануны курсы билгели, өлкәннәрнең сәламәтлеген контрольдә тота, тернәкләндерү-сәламәтләндерү һәм профилактика чараларының үтәлешен күзәтә. Кирәк булса, өлкәннәрне тар белгечләргә өстәмә консультациягә җибәрә.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар табиб Рамил Морзахановны һәрвакыт шатланып каршы алалар һәм аның чынлыкта "Дарулар белән генә түгел, ә яхшылык һәм кайгыртучанлык белән дәвалаучы" табиб булуын әйтәләр.
Участок шәфкать туташы  Айгөл Хафизова  табибның төп ярдәмчесе буларак, өлкәннәр белән психологик элемтә урнаштыра, аларның ихтыяҗларына игътибар итә. Шәфкать туташы социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга карата һәрвакыт игтибарлы, аларның теләкләрен, моң-зарларын тыңлый, өлкәннәрнең хәлләрен бары тик "яхшырту" ягына гына үзгәртергә тырыша.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев