Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коррупциягә каршы көрәш максатыннан чара үткәрелде

Гимназия укучылары белән район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре очрашып коррупциягә каршы көрәш чаралары турында сөйләштеләр.

Мөслим гимназиясендә 9 сыйныф укучылары өчен "Хокук белемнәре" айлыгы кысаларында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Тукта - коррупция» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әлеге чараның максаты - яшь буында коррупциягә каршы караш тәрбияләү һәм коррупциягә каршы торуның бөтен җәмгыять һәм аерым алганда һәр кешенең эше булуын аңлату. Чара барышында укучылар кешенең үз гамәлләре өчен җаваплы булуын ачыкладылар. «Ришвәт», «ришвәтче», «коррупция» сүзләренең мәгънәсе турында җанлы әңгәмә уздырдылар. Шулай ук балалар төркемнәрдә проблемалы сораулар турында фикер алыштылар: "Ни өчен кешеләр ришвәт бирәләр?, Ни өчен кешеләр ришвәт алалар?». Әңгәмә ахырында укучылар түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: коррупцияне һәр граждан актив тормыш позициясен алып барганда гына җиңәргә, коррупция күренешен киметү өчен бөтен көчен куярга һәм мәсьәләләрне законлы ысул белән хәл итәргә мөмкин. Эшне үзеңнән башларга кирәк.

Фото - район үзәк китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев