Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Коррупциягә - ЮК» мәгълүмати - танып белү сәгате

Үзәк китапханә хезмәткәрләре лицей укучылары белән коррупциягә каршы тәрбия сәгате уздырдылар.


Мөслим лицееның 8 нче сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре «Коррупция-ЮК» мәгълүмати – танып белү сәгате оештырдылар. Китапханәчеләр укучыларга коррупция төшенчәсе турында сөйләделәр, аның сәбәпләре, формалары һәм төрләре белән таныштырдылар. Чара барышында балалар коррупция турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. «Коррупциягә - юк», «Коррупция белән ничек көрәшергә» исеме астындагы плакатлар балаларга коррупциянең начар һәм законсыз булуын, кешенең һәрвакыт намуслы булырга тиешлеген һәм дөньяда барысы да акча белән бәяләнмәвен тагын бер кат тикшерергә ярдәм итте. Укучыларга коррупциягә каршы тору буенча буклетлар, белешмәләр тәкъдим ителде. Чара ахырында «Дөнья коррупциягә каршы» реклама акциясе уздырылды. Анда балалар язмача коррупциягә каршы көрәш лозунгларын тәкъдим иттеләр, - дип хәбәр итәләр район үзәк китапханәсеннән.

Фото - район үзәк китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев