Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Комсомолның туган көненә багышланган күргәзмә эшләде

Район үзәк китапханә хезмәткәрләре район халкына «Комсомол ил тарихында» дигән күргәзмә тәкъдим иттеләр.

Бүген данлыклы яшьләр оешмасы - комсомол туган көн. Комсомол хәрәкәте - тарихның якты бите. Комсомол мәктәбе аша Советлар Союзының миллионлаган яшь кешесе үткән. Күп дистә еллар дәвамында Комсомол значогы актив тормыш позициясенең мәҗбүри атрибуты һәм горурлыгы булган, чөнки комсомоллар һәрвакыт ил һәм халык тарихында иң әһәмиятле вакыйгаларның үзәгендә булган.
Быел 29 октябрьдә комсомол төзелүгә 105 ел тула. Яшьләр оешмасы өчен зур дата. Бу датага төрлечә карарга мөмкин, бу безнең тарихыбыз, Ватан тарихы. Бөек казанышлары һәм искиткеч кешеләре белән  истә калган бер тарихи вакыйга.
Бу юбилей датасына үзәк китапханә хезмәткәрләре «Комсомол ил тарихында»тематик күргәзмәсен халыкка тәкъдим иттеләр.

Фотолар - район үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев