Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Китапханәгә мастер-класска җыелдылар

Мөслим урта мәктәбе укучылары «Текстиль курчак» темасына мастер-класста катнаштылар.

«Пушкин картасы» проекты кысаларында үзәк китапханәдә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең  8а сыйныф укучылары өчен «Текстиль курчак» темасына мастер-класс уздырылды.  Мастер-класста укучылар җепләрдән курчаклар ясарга өйрәнделәр. Китапханәчеләр бу курчакның барлыкка килүнең кызыклы тарихы турында сөйләделәр. Еш кына  уен курчаклары баланың күңел ачуы өчен түгел, ә аны үстерү һәм хәтта тәрбияләү өчен ясалган. Ул балага кирәкле эш күнекмәләрен алырга ярдәм итәр өчен кирәк булган. Уйнаганда кыз бала тизрәк бәйләргә, чигәргә һәм җеп эрләргә өйрәнгән. Җеп эрләгәндә бер үк вакытта йонны тартырга һәм орчыкны әйләндерергә кирәк.  Шулай итеп, акыллы әти-әниләр, әби-бабайлар балаларның кул эшләренә зур игътибар биргәннәр һәм  шөгыльләнергә мөмкинлек тудырганнар. Күп кенә рус халык әкиятләрендә, рус язучыларының әсәрләрендә әдәби геройлар кул эшләре белән мәшгуль: алар чигәләр, бәйлиләр, тегәләр. Иҗади эш укучыларны җеп белән  эшләргә кызыксындырды, оештыручылар һәм катнашучылар тагын берничә дәрес үткәрергә планлаштырдылар, - дип язалар Мөслим урта мәктәбеннән

Фото -  Мөслим урта мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев