Картлар һәм инвалидлар йортында Пасха бәйрәме
ЯҢАЛЫКЛАР

Картлар һәм инвалидлар йортында Пасха бәйрәме

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында тәрбияләнүчеләр Пасха бәйрәме билгеләп үтелде.


Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар  хезмәткәрләр белән бергә якты Пасха бәйрәменә әзерләнделәр. «Арттерапия» технологиясе дәресләрендә йомыркаларны төрле ысуллар белән матур итеп бизәделәр: суган кабыгы, термопленкалар, төрле төстәге буяулар кулландылар.
Риясыз гамәлләр башкару, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларга  ярдәм итү - бу бәйрәмнең асылына. Православие динендәгеләрнең бәйрәме алдыннан эшмәкәр Раил Батыршин өлкәннәр өчен күчтәнәчләр - Пасха куличлары алып килде.
Картлар һәм инвалидлар йорты коллективы һәм өлкәннәр  эшмәкәргә игелеге, бәйрәм кәефе тудырганы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар йортыннан.

Фотолар -  картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев