Герой истәлегенә багышланган чара
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулу уңаеннан чара оештырылды.
Китапханәчеләр Советлар Союзы Герое, партизанка Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулу уңаеннан Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәттән файдаланучылары өчен герой истәлегенә багышланган «Зоя батырлыгы» дип аталган чара үткәрделәр. Китапханәче Гөлсинә Вафина Зоя Космодемьянскаяның тормышы, аның Бөек Ватан сугышы барышында фашистларга каршы партизан отрядлары эшчәнлегендә катнашуы, комсомолканың батырлыгы белән таныштырды. Чарада катнашучылар кызның Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче хатын-кыз булуы, күрсәткән батырлыкларының нечкәлекләре белән таныштылар. Сугыш ахырында һәлак булган һәм шулай ук Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган абыйсы турында мәгълүмат алдылар, - дип язалар Мөслим китапханәсеннән.
Фото - Мөслим китапханәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев