Форпостлылар спартакиадада катнаштылар
Зәй шәһәрендә узган спартакиадада мөслим районы «Форпост» членнары уңышлы чыгыш ясадылар
Зәй шәһәрендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп, студентлар һәм эшчеләр формированиеләре Спартакиадасының сайлап алу зона этабы узды.
Татарстан районнарыннан килгән командалар ике яшь категориясендә - 14 - 17 яшькә кадәр һәм 18-23 яшь арасында ярыштылар.
Дүрт егет һәм бер кыздан торган командалар чиратлап 100 метрлы дистанциягә йөгерү, турникта күтәрелү, ут әзерлеге, гер этәрү, граната ыргыту, аркан тарту һәм Калашников автоматын сүтеп-җыю кебек сынаулар үттеләр.
Форпостның Мөслим командасы А категориясендә (14-17 яшь) катнашты һәм түбәндәге призлы урыннарны яулады:
аркан тарту -3 урын
граната ыргыту - 2 урын
100 метрга йөгерү - 3 урын
Калашников автоматын сүтеп-җыю - 2 урын
ату буенча - 2 урын.
Мөслим районы командасы Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгының Рәхмәт хаты, дипломнары һәм медальләре белән бүләкләнде.
Фотолар - "Форпост" оешмасы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев