Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Фоат Галимуллин: Гаяз Исхакый мәкаләләренең рус теленә тәрҗемә ителүе бик әһәмиятле

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Гаяз Исхакыйның мәкаләләре рус теленә тәрҗемә ителүе бик әһәмиятле дип саный

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Гаяз Исхакыйның мәкаләләре рус теленә тәрҗемә ителүе бик әһәмиятле дип саный. Ул бу турыда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның шәхси көндәлекләрен тәкъдим итү чарасында әйтте. 

«Гаяз Исхакыйның мәкаләләре рус теленә тәрҗемә ителүе бик әһәмиятле. Әле без, татарлар, аның иҗаты белән ныклап таныш, дип әйтеп булмый. Әле безгә бу өлкәдә эшләргә дә эшләргә. Ләкин аның фикерләрен, карашларын рус телле укучыларга да җиткерү кирәк. Чөнки, кызганычка каршы, үзебезнең татарларның да күбесе туган телебездә укый белми. Ә алар Гаяз Исхакыйның кем булуы, аның иҗаты, рус телендәге әсәрләре белән кызыксына», – диде ул.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, доцент Марсель Ибраһимов китап бастыруның максаты турында сөйләде. «Безнең бик матур традиция барлыкка килде. Ул – классик әдипләребезнең китапларын әзерләп бастыру. Безнең максатларның берсе – татар язучыларыбызның иҗатын рус дөньясына тарату, аларның бөеклеген, дәрәҗәсен күрсәтү. Узган елны Галимҗан Ибраһимовның «Без – татарлар» дигән ике телле басмасын тәкъдим иткән идек. Быел Гаяз Исхакыйның 145 еллыгы уңаеннан, «Милли куәтләр бардыр» дигән хезмәтне әзерләдек», – дип сөйләде ул. 

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Эльмира Галимҗанова Гаяз Исхакыйның көнләлекләре 41 дәфтәрдән торуын әйтте.

«Әлеге дәфтәрләрнең кыйммәте чиксез. Ул бу турыда үзенең васыятьнамәләрендә дә искә ала. Көндәлекләрне ул 1919 елдан 1953нче елга кадәр алып барган. Бүгенге көндә көндәлекләр 41 дәфтәрдән тора. Гаяз Исхакый әлеге көндәлекләрне иң кадерле әйбере буларак саклап, һәрвакыт үзе белән йөртеп, аларны күз карасыдай саклаган. Ул аларның кайчан да булса туган иленә кайтачагына һәм үзенең милли көрәш өлкәсендәге тарихы турында халкына барып ирешүенә өметләнгән», – диде ул.

Чарада Азербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Уфа, Чебоксар, Ижевск шәһәрләреннән галимнәр катнашты.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/foat-galimullin-gayaz-isxakyinyn-makalalare-rus-telena-tarema-itelue-bik-ahamiyatle-5870128

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X