Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Битум: Акыл көрәше» интеллектуаль уены уздырылган

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим политехник техникумы студентлары белән интеллектуаль уен оештырганнар.

Хәзерге дөнья яшьләргә буш вакытларын файдалы үткәрүнең  күп вариацияләрен тәкъдим итә. Шулар арасында иң популяры -  квизлар.
«Битум: Акыл көрәше» интеллектуаль уеннар сериясе бөтен Татарстан буенча уза. Мөслимдә викторина 8 ноябрьдә Мөслим политехник техникумында оештырылды. Ул ТР Конституциясен кабул итү көненә багышланды. Уенны үзәк китапханә хезмәткәрләре үткәрде.
- Мондый уеннарның төп максаты - авыл һәм шәһәр яшьләрен берләштерү, аларны таныштыру,  күңелле ял итүгә игътибар җәлеп итү. Уен бик кызыклы, анда  төрле характердагы сорауларга җавап бирергә кирәк: зирәклеккә, интеллектуаль, логик сораулар.
Квиз чыннан да мавыктыргыч булып чыкты. Анда 3 команда катнашты: "Яшьлек", " Батырлар", "Ирек". Интеллектуаль «баттл» башланганчы, барысы да гаджетларын алып куйдылар, чөнки уен гадел булырга тиеш. Алып баручы кагыйдәләрне аңлатты: «Битум» 7 раундтан тора, һәркайсында берничә сорау. Һәр дөрес җавап өчен балл языла. Командалар тырышып, чын күңелдән уйнадылар. Уен азагында иң көчле команда билгеле булды. "Яшьлек" командасы җиңүче дипломына лаек булды. Һәр катнашкан командага "катнашучы" дипломы бирелде, - дип хәбәр итәләр үзәк китапханәдән.

Фото -үзәк китапханәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев