Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Балалар уйлап табулары көне» дәресе үткәрелде

Мөслим гимназиясендә социаль яклау бүлеге белгечләре практик дәрес үткәрде.

Мөслим гимназиясенең 2А сыйныфы укучылары белән районның социаль яклау бүлегенең  "Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе"  белгечләре очрашты. Алар хокук бозуларны  профилактикалау айлыгы кысаларында "Балалар уйлап табулары көне" дигән темага дәрес үткәрделәр. Балигъ булмаганнарны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү, талантларын үстерү максатында балалар  яшь уйлап табучылар, уйлап табулар тарихы белән таныштылар.
Дәрес барышында кул астындагы материаллардан үзләренә  уйлап табу проектында катнашырга тәкъдим ителде. Укучылар бу процесста актив катнаштылар, - дип хәбәр итәләр Мөслим гимназиясеннән.

Фото - Мөслим гимназиясеннән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев