Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесе белән очрашты

«Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән юл хәрәкәте иминлеге буенча чара оештырылган.

- "Миләшкәй" балалар бакчасының зурлар төркемендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Феликс Мәгъдәнов белән берлектә “Җәяүлеләр һәм пассажирлар” темасы астында күңел ачу чарасы узды. Балалар үзләрен төрле ситуацияләрдә сынап карадылар, юл йөрү билгеләре, кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыттылар. Чара ахырында “Сорау бездән-җавап сездән” түгәрәк өстәл арты әңгәмәсе үткәрелде. Балалар күп сорауларга җавап алдылар. Феликс Мәгъдәновның чыгышы һәркемдә зур кызыксыну уятты, - дип хәбәр итәләр "Миләшкәй" балалар бакчасыннан.

Фото - "Миләшкәй" балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев