Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әтиләр көне уңаеннан оештырылган ярышлар

Казан шәһәрендә әтиләр көне уңаеннан оештырылган ярышларның финал этабы үтте.

Бала өчен ата-анадан да якынрак кеше юк. Әти-әни  баланы гомер буе озата бара, белмәгән әйбергә өйрәтә, ярдәм итә һәм яклый. Нәкъ менә шуңа күрә дә Россиянең истәлекле даталар календаре буенча октябрь аенда Әтиләр көне  билгеләп үтелә. Әти - ул балачактан ук иң кадерле һәм якын кеше, безгә рухи ярдәм генә күрсәтеп кенә калмыйча, тормышыбызда җитәкче ролен дә башкара. Шимбә көнне  Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында әтиләр көненә багышланган ярышларның финал этабы узды, "Әти+Мин" исеме астында оештырылган ярышта  безнең районнан Гобәйдуллиннар һәм Нурисламовлар гаиләләре актив катнашты, - дип хәбәр итәләр мәгариф бүлегеннән

Фото - мәгариф бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев