Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әкиятче иҗаты белән танышу

Гимназия укучылар район үзәк китапханәсендә Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның тууына 200 ел тулу уңаеннан оештырылган кичәдә булдылар.

Рус әдәбияты классикларының берсе Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның тууына 200 ел тулу уңаеннан Мөслим  гимназиясенең 9а сыйныфы укучылары өчен үзәк китапхванәдә әдәби чара үткәрелде. Язучының  тормышына һәм иҗатына багышланган "Акыллы әкиятләр язучы" дигән тавышлы укулар оештырылды. Китапханәчеләр укучыларны кызыклы шәхес һәм талантлы язучы белән таныштырдылар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләүче китаплар, шулай ук китапханәләрдә булган төрле еллардагы басма әсәрләр балаларда зур кызыксыну уятты, - дип язалар Мөслим гимназиясеннән.

Фото - Мөслим гимназиясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев