Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәйге ялларны оештыру буенча конференциядә катнаштылар

«Яшьләр лабораториясе» исемле конференциядә балаларның җәйге ялларын оештыру турында сөйләштеләр.

Түбән Кама шәһәрендә "Яшьләр лабораториясе" исеме астында конференция узды.

Татарстан шәһәрләреннән һәм 36 район үзәгеннән 300гә якын белгеч катнашты. Алар балаларның ялын оештыру буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ел әйләнәсенә йомгак ясалды, киләсе ел өчен максатлар куелды.

Әлеге конференциядә Мөслим районының балалар ялын оештыру буенча белгече - Язилә Шакирьянова һәм Түбән Табын интернат-мәктәп базасында оештырылучы "Шифа" лагеры җитәкчесе Гөлфия Сафиуллина  катнашты.
Балаларның инклюзив ялы, балалар сәламәтләндерү лагеренда кадрлар сәясәте, социаль челтәрләрдә эшләү, смена программаларын төзү һәм анализлау, лагерьның финанс эшчәнлеген алып бару, федераль һәм республика мониторинг хисаплары темалары каралды, - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фотолар -  мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев