Уңайлы да булсын, тәмле дә пешерсен
Плитә сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Сайлап алу мөмкинлеге булса да, бүгенге көндә күп йортларда газ плитәләре урын алган. Газ плитәсенең чыгып торган конфоркаларын юу күпкә мәшәкатьлерәк, әмма ризык әзерләү өчен күпчелек хуҗабикәләр шундый плитәне сайлый.
Ризыкның тиз пешүе мөһим икән, күп очракта индукцион плитәгә өстенлек бирелә. Мондый төр плитәдә пешерү өчен махсус савыт-саба алырга кирәк. Бу өстәмә чыгымнар таләп итә. Электр энергиясе дә күбрәк тотыла. Индукцион плитәнең өстенлеге – электр белән эшләүче бу плитәнең өслеге шома булганлыктан, аны чистартырга уңайлы.
Газ плитәсен сайлаганда, аш-су бүлмәсенең зурлыгын, гаилә ихтыяҗларын, финанс мөмкинлекләрен һәм плитәнең функцияләренә игътибар итәргә кирәк. Конфоркалар саны, газ миченең мөмкинлекләре, плитә өслегенең һәм рәшәткәләрнең нинди материалдан булуы, иминлеге һәм куллану уңайлылыгы.
Газ плитәсенең комфоркалары да төрле куәткә ия була ала. Ялкын рәтләре дә берничә булырга мөмкин. Мәсәлән, ике яки өч рәт ялкынлы конфоркалар өстәмә рәтләре исәбенә савыт-сабаны тизрәк җылытачак.
Плитә сайлаганда, гаиләгезнең зурлыгын һәм көн дәвамында ризык әзерләү ешлыгын да исәпкә алырга кирәк. Гаиләдә 1-2 кеше генә булганда, ике конфоркалы плитә дә җитәргә мөмкин. Ә 3-4 кеше булганда, дүрт конфоркалы плитә сайласагыз, ялгышмассыз. Зур гаиләләр һәм берьюлы берничә төрле ризык әзерләүчеләр, пешеренергә яратучылар өчен 5-6 конфоркалы плитә дә сайларга була.
Плитәнең өслегенә дә игътибар итегез. Эмаль өслекле плитәнең бәясе кулай, әмма вакыт узу белән ул тырналырга мөмкин. Тутыкмаучы өслек пычрануларга чыдам, ләкин даими карауны таләп итә. Пыяла-керамика яки чыныктырылган пыяла җиңел чистартыла, ләкин аны бәрелүдән сакларга кирәк.
Плитә өслегендәге рәшәткәләрнең дә нинди материалдан эшләнүе мөһим. Чуен рәшәткәләр корычтан авыррак, озак вакытка җитә, югары температурага чыдам һәм әкрен суына. Корыч рәшәткәләр җиңел һәм чистартырга уңайлы, әмма озак вакытка чыдамаячак.
Газ мичләре бик тиз җылына һәм экономияле. Ләкин кайбер плитәләрдә җылылыкны көй-ләү кыенрак.
Электр мичләрендә температура контроле тагын да төгәлрәк эшли. Шул ук вакытта мондый “духовка”да ризык тигез кызарып, тигез пешә. Шуңа замана хатын-кызлары электр мичләренә өстенлек бирә.
Мичнең зурлыгы сезнең ихтыяҗларга бәйле. Гаиләдә 1-2 кеше генә булган очракта, “духовка”ның зурлыгы 40-60 литр булса да җитә. Ә 3-4 яки аннан да күбрәк кешелек гаиләләр өчен 60-70 литрлы духовка яхшырак булачак. Зур гаиләләр өчен берьюлы берничә төрле ризык әзерләргә мөмкинлек бирүче духовка уңайлы.
Плитә сайлаганда, түбәндәге стандартлардан чыгып эш итегез. Биеклеге – 85 сантиметр, тирәнлеге – 50-60 сантиметр булган плитә уңайлы булыр. Плитәнең киңлеге комфоркалар санына бәйле. Плитә сатып алганчы, иң элек аны куячак урынны билгеләгез һәм бу урынның биеклеген, иңен һәм тирәнлеген үлчәгез. Кайбер плитәләрдә биеклекне үзгәртү мөмкинлеге булган җайланмалар бар.
Заманча плитәләрдә өстәмә мөмкинлекләр дә бар. Ата-аналар контроле балалар плитәне кабыза алмасын өчен куела. Таймер ризыкның әзер булуы турында хәбәр итә. Дисплей мичтә ризык әзерләү вакытын көйләргә ярдәм итә. Яктырту җайланмасы – мичне ачмыйча гына, ризыкның ничек әзерләнүен күрергә мөмкинлек бирә.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев