Файдалы киңәшләр

Теплицаны кышка әзерлибез

Ябык грунт һәм җылылык куркыныч патогеннар, гөмбә споралары һәм корткычлар өчен идеаль шартлар тудыра

Фото - ясалма фәһем
Фото - ясалма фәһем

Барысын да шулай калдырсагыз, яңа сезонның беренче көннәреннән үк фитофтора, кладоспориоз һәм пәрәвез талпаны белән очрашырга мөмкин. Шуңа конструкцияне дезинфекцияләргә, туфракны ашламалар белән туендырырга һәм язга рассада өчен туфрак әзерләргә кирәк.

Зарарсызландырабыз

Моның өчен барлык үсемлек калдыкларын, бауларны һәм мүлчәне алып ташлыйбыз. Поликарбонатны яки пыяланы эчтән дә, тыштан да җентекләп юабыз. Теплица юу өчен хуҗалык яки яшел сабын эретмәсен кулланыгыз. Теплицадагы тоташкан урыннарга, ярыкларга һәм каркаска игътибар бирегез: корткычларның личинкалары шунда яшеренә. Сабынны шлангтан чиста су агызып, юып төшерегез.

– Теплицаны юганнан соң диварларны һәм каркасны антисептик белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен бакыр купоросы эретмәсе (10 литр суга 100 грамм) яки печән таякчыгы һәм триходерма нигезендә әзерләнгән махсус биопрепаратлар яхшы. Җәен теплицада авырулар яки пәрәвез талпаны күп булса, агач каркаслы яки коррозиядән сакланган металл җылытмалар өчен күкерт шашкасын яки йомшаграк тәмәке шашкасын куллана аласыз, – ди “Россельхозцентр” ФДБУ Татарстан филиалының үсемлекләрне яклау бүлеге башлыгы Салават Галимҗанов.

Җирне казыйбыз һәм туендырабыз

Теплицадагы туфрак ачык түтәлләргә караганда тизрәк ярлылана, шуңа көзен аны сәламәтләндерү таләп ителә. Туфракның өске катламын (10-15 сантиметр калынлыкта) тулысынча алыштырырга планлаштырмасагыз, аңа фунгицид эретмәсе сибегез. Көзен, теплицадагы температура +10-12 градустан югары булганда, биопрепаратлар (Фитоспорин-М, Триходермин) бик яхшы эшли. Салкынайтса, 1 процентлы бакыр купоросы эретмәсен куллану яхшырак.

Түтәлләргә черегән тирес яки компост (1 кв.метрга 1-2 чиләк) җәегез. Бу гумус катламын торгызачак.

Фосфор-калий ашламалары кулланыгыз. Суперфосфат (40-50 г/кв.метр) һәм калий сульфаты (25-30 г/кв.метр) яки агач көле идеаль туры килә. Ашлама керткәннән соң, зур кисәкләрне ватмыйча, җирне көрәк тирәнлегендә казыгыз. Кышын мондый туфрак яхшырак туңачак, бу тирәнгә качкан корткычларны юк итәргә ярдәм итәчәк.


Нет комментариев