Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Суыткыч озак хезмәт итсен өчен

Суыткычны дөрес итеп чистарта белергә дә кирәк

Суыткычка кайнар су салынган пластик шешә кую аны тизрәк эретергә ярдәм итәчәк. Эшне тизләтү өчен берничә шешә куярга мөмкин.

Кайнар су салынган пульверизатор да бозны тизрәк эретергә булыша. Бозлы стеналарга кайнар су сиптереп чыксагыз да, ул тизрәк эреячәк.

Туңдыргычны тулысынча боздан арындыргач, коры стеналарга мамык белән глицерин сөртеп чыгыгыз. Бу очракта туңдыргыч стеналарына боз акрынрак катачак.

Туңдыргычка куйганда, савыт өсте ачык булса да, боз тиз ката. Шуңа туңдыргычка куясы савытлар тыгыз итеп ябылырга тиеш. Ризыкны пластик контейнерга салып куярга гадәтләнегез.

Озак вакыт хезмәт иткән суыткычның яки туңдыргычның герметиклыгын тикшерергә өйрәнегез. Моның өчен ишеккә кәгазь кыстырып ябыгыз. Кәгазьне тартып алып булса, туңдыргыч ишегенең герметиклыгы бозылган була. Шул сәбәпле эчендә боз бик тиз ката. Мастер чакырып, резинкасын яңартыгыз.

Туңдыргычны тиз эретү өчен, ишеген ачып куеп, каршысына вентилятор кушып куегыз. Чәч киптерү өчен кулланылучы фенны да файдаланырга мөмкин.

Суыту камерасы кырыйларында хасил булган бозны пычак яки очлы әйберләр белән каерып куптарырга ярамый. Болай эшләгәндә, эчке каналлар бозылырга мөмкин. Боз кисәкләре үзләре кубып төшәргә тиеш.

Суыту камерасын юу өчен порошоксыман яки майлы чистарткычлар, агарткычлар кулланырга ярамый.

Суыткычның арткы өлешен ярты елга бер тапкыр тузан суырткыч белән (тар насадкасын куеп) чистартырга тырышыгыз. Җылылык алышу приборына (теплообменник) тузан кереп тулганда, җылылык начар “ыргытыла” башлый. Бу исә суыткычның вакытыннан алда сафтан чыгуына китерергә мөмкин.

Суыткычка продуктларны бер-берсенә бик якын китереп һәм камераның арткы өлешенә, ян-ягына терәп түгел, бәлки, бушрак итеп куярга киңәш ителә. Һава йөрү һәм продуктларның тигез суытылуы өчен шулай яхшырак булачак.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев