Сарымсакны киптереп кую кулай
Хезмәттәшебез Гөлнара Хафизовадан лайфхак
Хезмәттәшебез Гөлнара Хафизовадан #лайфхак
Язга чыккач, саклауга куелган суган-сарымсак баш җибәрә - уяна башлый, шиңә, сыйфаты китә. Шул хәлгә җиткәнче, сарымсакны киптереп кую кулай. Эфир майлары парга әйләнүгә карап, сарымсакның файдалы үзлекләре кимеми.
Сарымсакны киптерү өчен, тырнакларны аркылыга турап, бүлмә температурасында киптерәбез һәм кофемолкада ваклыйбыз. Сарымсак порошогын кечекенә пыяла банкаларда сакларга була. Тәменчә, үзегез теләгән ризыкларга сибеп ашагыз. Тәмле булсын.
Гөлнара Хафизова фотолары.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев