Сабынның да була төрлесе
Шулай да кисәкле сабын яхшыракмы, әллә сыегымы?
Уңайлылык һәм гигиена күзлегеннән караганда, сыек сабын куллану күпкә җайлырак. Кулга тотып сабынлыйсы булмагач, кисәклесендәге кебек, кемнәрдәндер калган бактерия-вируслар ияртү куркынычы да юк. Шул ук вакытта кипми һәм җебеми дә.
Сыек сабыннан файдалану бик уңайлы һәм экономияле. Дозаторны бер тапкыр басуга, юыну өчен күпме кирәк, шуның кадәр сабын чыга. Үзең белән сәяхәткә алу өчен дә уңайлы: җебеп-агып, киемнәрне пычратудан куркасы юк. Сыек сабынның кисәклесеннән төп аермасы – составының яхшырак булуында.
Сыек сабынның составы шампунь һәм гельнекенә охшаш. Аңа тән тиресен тәрбияләү өчен эфир майлары һәм башка матдәләр өстәлә. Кисәкле сабын исә тән тиресенең саклагыч катламын юып төшереп, тирене киптерә. Сыек сабын селтенең мондый тәэсиреннән котылырга ярдәм итә.
Сыек сабын җитештергәндә калий тозлары, олеин, аурин кебек май кислоталары, тән тиресен йомшарткыч матдә – сурфактант кулланыла. Шулай ук глицерин, бактериягә каршы матдәләр өстәлә. Кайвакыт сабын составында натрий тозлары да булырга мөмкин. Мондый составлы сабынның сәламәтлек өчен дә, әйләнә-тирә мохит өчен дә зыяны юклыгын белгечләр һәрдаим раслап торалар.
Белгечләр сабынны тән тиресенең төренә карап та сайларга киңәш итә. Нормаль тире өчен – глицеринлы, бактерияләргә каршы сабын, коры тире өчен – дымландыргыч, аллергиядән интегүчеләр өчен “гипоаллерген” дигәнен сайлагыз.
Тагын бер мөһим әйбер – pH күрсәткече. ГОСТ буенча әлеге күрсәткеч шампуньда һәм сыек сабында 10,0нан артмаска тиеш. Гипоаллерген яки балалар өчен крем-сабын сайлаганда бу аеруча мөһим.
Сыек сабыннарны хәзер зур пластик савытларда, герметик пакетларда да күрергә мөмкин. Гадәттә мондый сабынны сатып алу арзангарак төшә һәм зур савыттагы гигиена чарасы озакка җитә. Ләкин аның составы начаррак, чөнки аңа консервантлар, “химия” күбрәк кушыла. Коры, сизгер тән тиресе моны шунда ук сизеп ала.
Иң яхшысы – органик сабын. Үсемлек майларыннан, үлән төнәтмәләреннән, тән тиресе өчен файдалы витаминнардан тора ул.
Билгеле, кер сабынының да яхшы яклары юк түгел. Аның антебактериаль көчкә ия булуын кире кагып булмый. Шуңа битегезне бетчәләр бозса, кара сыткылар чыкса, кер сабынын куллана аласыз, ул бик булыша.
Кер сабыны белән яраларны һәм төрле җәнлек тешләүләрен эшкәртергә була. Сабын белән су эретмәсе гөмбәчекләр китереп чыгарган кычытуны, кызаруны бетерә.
Чәче тиз майланган, башы кычыткан, кавыктан ничек котылырга белмәгән кешеләргә дә трихологлар башны кер сабыны белән юарга киңәш итә. Әмма монда да чама хисен югалтмаска кирәк.
Бүгенге кер сабыннары элеккегеләреннән нык аерыла. Үзгәртелгән рецептура аркасында алар көрән төстә түгел, ә ак һәм тәмле исле. Кер сабынындагы коңгырт төсне бетерү, аңа ачык төсмер бирү титан диоксиды аша башкарыла. Әлеге матдә организм өчен файдалы түгел. Шуңа, кер сабынын кулланырга теләсәгез, аның коңгырт төстәгеләрен сайлау дөресрәк булыр.
Дегетле сабыннар да бар. Аның составының 90 проценты – гади сабын матдәсе, 10 проценты каен дегете була. Бу сабында парфюмерия матдәләре юк. Аның исе аерым төрле, күпләр аны яратмый. Ләкин әлеге ис тиредән бик тиз очып бетә. Дегетле сабын белән чәчне, тәнне юалар. Ул биттәге бетчәләрне бетерә, тирене киптерә. Дегетле сабын күбегеннән маска ясап, 5-10 минутта юып төшерергә була. Аннары бу урынны салкын су белән юып, крем сөртергә кирәк. Мондый масканы атнасына ике тапкырдан артык ясарга ярамый. Дегетле сабын псориаз, дерматит, экзема булганда да файдалы. Ул симптомнарны бетерергә ярдәм итә, кычыту һәм кабыклану кими.
Фото – нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев