Өй җыештырасым бар!
Ял көннәрендә ашарга пешерү һәм өй җыештыру белән шөгыльләнмәс өчен, Марла Силли “Флай Леди” системасын уйлап таба
Өй җыештыру дигәндә, ашып-пошык алып куелган әйберләрне урнаштыру, балаларның киемнәрен кайсын юып, кайсын төреп алып кую, шкафларның тузанын сөртү, урын-җирне алыштыру, кер юу, юылган керләрне үтүкләп урнаштыру, идәннәрне юу һәм башка эшләр күздә тотыла. Ял көннәрендә ашарга пешерү һәм өй җыештыру белән шөгыльләнмәс өчен, Марла Силли “Флай Леди” системасын уйлап таба. Фәнни хезмәтнеке кебек, “Флай Леди”ның да үз терминнары, кагыйдәләре бар. Әйдәгез, алар белән танышыйк!
Кайнар нокта. Өйдә чүп-чар иң күп җыела торган урыннарны (өстәл, тумбочка, киштәләр) Марла шулай атый. “Кайнар нокталардан” котылу юлы бер – кулыңа тоткан һәр нәрсәне үз урынына кую. Моңа ирешү, әлбәттә, җиңел булмас. Әлеге кагыйдәне тормыш иптәшеңә һәм балаларга да өйрәтергә кирәк бит. Башта алган әйберне урынына кую турында өйдәгеләрнең һәрвакыт исләренә төшереп торырга туры киләчәк. Акрынлап алар бу гадәткә өйрәнер һәм йортыгыздагы “кайнар нокталар” вакыт узу белән юкка чыгар.
Көндәлек эш – Флай Лединың төп термины. Вакытыгыз тыгызмы? Кәефегез юкмы? Атна башымы? Бернигә карамыйча өйдә көн саен башкарылучы эшләр бар: урын-җирне җыю, чүп чыгару, аяк киемнәрен чистарту, ишек төбен сөртеп алу һ.б. Бу эшләр кичектерелергә дә, иртәгәсе көнгә калырга да тиеш түгел. Ял көннәренә артык мәшәкатьләр нәкъ менә шундый калган эшләрдән җыелачак.
Зоналар. Өйне берничә зонага бүлеп, график нигезендә көн саен шуларның берсен җыештыруны гадәткә кертегез. Әйтик, бер кичтә – балалар бүлмәсен, икенче көнне ваннаны яисә йокы бүлмәсен җыештырырга мөмкин. Аш бүлмәсен җыештыру озаграк вакытны алырга мөмкин, бу эшне аерым көнгә билгеләргә була. Шулай итеп, һәр кич өй җыештыру өчен аз-азлап вакыт сарыф итү ял көннәрендә файдалы шөгыльгә вакыт калдырырга яки ял сәгатьләрен озынайтырга ярдәм итәчәк.
Таймер. Күпләр бу урында: “Кайда монда җиңеллек?! Һәр көнне өй җыештырып, атна буена ял итмичә эшләргә кирәк бит!” – дип уйлап куйгандыр. Ашыкмагыз! “Флай Ледин”ың иң хикмәтле кагыйдәсе – нәкъ менә шушы өлештә. Өй җыештыру белән көн саен 15 минуттан артык шөгыльләнмәскә кирәк. Эш белән мавыгып, вакыт исәбен онытмас өчен, ул таймер кулланырга киңәш итә. Вакытны һәркем үзе билгели. Кемгәдер өй җыештыру өчен 10 минут җитсә, кемгәдер 20 минут кирәк булырга мөмкин. Иң мөһиме – вакытны дөрес билгеләргә һәм көндәлек кагыйдә итеп алырга кирәк.
Раковина. Төп кагыйдәләрнең тагын берсе – раковина чисталыгы. Ул һәрвакыт ялтырап торырга тиеш! Юылмаган савыт-сабаны җыеп ятмагыз. “Флай Леди” системасы буенча савыт-сабаны табын яныннан тору белән юарга кирәк. Савыт юуу машинасы кулланучылар бардыр. Ничек кенә булмасын, “яңадан юармын әле” яки “соңрак юармын” дип, эшне кичектермәгез. Әбиләр, әниләр әйткән киңәшне онытмагыз. Алар: “Җыештырылмаган табын өстендә фәрештәләр канатларын җәеп тора. Аларны арытма! Табак-савытны юып куй”, – дип кисәтә иде.
Үзеңне онытма! Үзеңне ярату, үзең өчен вакыт табу, үзеңне сөендерү – болар “Флай Леди”ның төп кануннарының берсе. Иң элек үзегезне карагыз, үзегезне тәртипкә китерегез. Чәч, бит каралган, куллар юылган, өс-баш чиста-пөхтә булсын. Бу кагыйдәләрне дә әниләр балачактан ук өйрәтә. Хатын-кыз өйдә дә матур булырга тиеш. Үзегез матур һәм чиста булсагыз, йортыгыз да кояш кебек балкып торыр.
Фото – ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев