Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Мендәрең йомшакмы?

Тәмле йокы өчен нинди мендәр сайларга?

Мамык мендәрне тутыру өчен мамыктан таратылган җепләр кулланыла. Бу материал аллергиягә каршы сыйфатлары булу, йомшаклыгы белән аерылып тора һәм һаваны да яхшы үткәрә. Җитешсезлекләре: тиз туза, муенны дөрес тотмый.

Ефәк мендәрләр җиңеллеге, йомшаклыгы белән аерылып тора. Мондый мендәрләрне юарга да мөмкин. Җитешсезлеге – бәясенең кыйммәт булуы, чөнки җитештергәндә ефәк корты кузысы кулланыла.

Латекс. Кагыйдә буларак, әлеге материал ортопедик һәм анатомик мендәрләрдә кулланыла. Алар нык, каты булулары белән аерылып тора һәм муенны яхшы тота. Латекс табигый һәм ясалма булырга мөмкин, ике төр дә аллергиягә каршы торучый материал санала.

Синтепон мендәрләр очсыз булулары һәм озак вакыт хезмәт итүләре белән аерылып тора. Мендәр эченә тутырылган чыдам, җиңел һәм йомшак материал аллергия чыгармый һәм җайлы юыла. Бердәнбер җитешсезлеге – тиешенчә каты булмавы.

Карабодай кабыгыннан ясалган мендәрләр. Табигый материалның гадәти булмаган төре бу. Мондый материал югары дәрәҗәдә ныклыгы, озак вакыт хезмәт итүе белән яхшы. Муенны уңайлы тотарга ярдәм итә. Мондый мендәрнең биеклеген җиңел генә көйләп була: кибәкнең беразын бушатырга яки өстәргә генә кирәк. Бердәнбер җитешсезлеге – мендәр эченә тутырылган кибәкнең кыштырдавы.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев